“Гаиләдә татулык яшәсен!”

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.  Актаныш үзәк балалар китапханәсе  хезмәткәрләре 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 “Г” сыйныф укучылары белән  Җиңү паркында  “Гаиләдә татулык яшәсен” дигән исем астында күңел ачу чарасы уздырдылар. Чара  барышында балаларга гаилә, анда яшәүчеләрнең үзара мөнәсәббәте, шәҗәрә, өлкән буыннарга хөрмәт турында аңлатылды. Шуннан соң балалар гаиләне ничек аңлауларын рәсемнәр аша ясап күрсәттеләр, әти – әнигә әйтелә торган матур сүзләр белү буенча ярыштылар.  Гаиләгә, балаларга кагылышлы табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләрнең дәвамын әйттеләр.  Музыка астында төрле уеннар уйнадылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International