Кәзкәй авылы китапханәсендә ай дәвамында "Буккроссинг. Тере китап киштәсе" эшли башлады. Авылдан Мэзлумә Насретдинова, Голнур Фардиева, Әлфия Файзуллиналар китапханәгә 200 дән артык данә китаплар бүләк иттеләр. Китаплар арасында әдәби әсәрләр, төрле фән тармаклары буенча әдәбият бар. Әлеге чарага балалар да кушылды. Киштәгә куелган китапларын алмашып укыдылар.