Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су биологик ресурсларын саклау, үрчетү, уылдык чәчүне уңайлы уздыру максатында “Балык – булсын!” исеме астында ясалма уылдык чәчү урынын ясау һәм урнаштыру буенча акцияләр башланды. Ул 11 майдан алып 20 майга кадәр Татарстанның тугыз районында - Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай районнарында уза. Актанышта әлеге акция 12 майда Татар Ямалы җирлегендә урнашкан “Нептун” балыкчылык җәмгыятендә узды.
-Түбән Кама сусаклагычында гел су уйнап тора. Гидротехник корылмалар су биеклеген даими үзгәртә. Кайчагында су кисәк кенә метр ярымга кадәр түбән төшә. Шуңа бәйле көйсезлекләр килеп туа. Элек сусаклагычлар булмаганда балык кайда уылдык чәчәргә икәнен белгән, уылдыклары да кипмәгән, табигый юл белән үрчегән. Ә хәзер, су уйнагач, балык аңлый алмый кала. Шуңа уылдык салу өчен ясалма оялар кую балык үрчемен 85-95 процент тәэмин итә. Бүгенге “Балык – булсын!” акциясен оештыруда ярдәм күрсәткән өчен Актаныш район башкарма комитетына, район мәгариф идарәсенә, урман хезмәткәрләренә, “Нептун” балыкчылык җәмгыятенә, Татар Ямалы мәктәбе укучыларына, акциядә катнашучы барлык кешеләргә бик зур рәхмәт, - диде Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Актаныш-Минзәлә районнары буенча ау күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ринат Шәйхетдинов.
-Актанышның табигый байлыкларын саклау, сакчыл карашка өйрәтү - киләчәк буын өчен инвестиция кертү ул. Татар Ямалы мәктәбе укучылары катнашында үткән “Балык – булсын!” акциясен дәвам итеп, аны һәр җирлектәге сулыкларда да үткәрергә кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм инновацион үсеш буенча урынбасары Альберт Тимеров.
Ямалы мәктәбенең “Моряклар” хокук бозуларны кисәтү отрядына йөрүче укучылары отряд җитәкчесе Зилә Нәгыймова белән бергә республика акциясендә катнашып, урманда - 201 нче Татар Ямалы участогындагы нарат ботакларын кисте.
-Табигатькә зыян салмый, сирәкләп киселгән наратлардан гына бутадык. Урманчылар ярдәм итте, - дип аңлатты мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Дилбәр Мусина.
25 апрельдән 5 июньгә кадәр ау белән балык тотарга ярамый – балык уылдык чәчә. Ярдан бер кешегә ике кармак белән генә тоту рөхсәт ителгән. Полиция хезмәткәрләре дә, дәүләт ау күзәтчелеге инспекторлары да рейдларда.
-Актаныш сулыклары балыкка бай. Браконьерлык үсеш алмаган. Ләкин шулай булса да, рейдлар барышында күңелгә тигән, гайрәтне чигергән очраклар була. Бар әйбер дә кешенең үзеннән тора. Халык су буена ял итәргә капчыклап ашамлык, шешәләрдә эчемлек алып килә һәм... капчык-капчык чүбен калдырып та китә. Килеп сөйләшсәң, минеке түгел, миңа чаклы иде, ди. Әйдә, хәзер җыябыз инде, дим. Җыясылары килми. Шулай калдыралар да. Кешенең иң начар гадәте бу - ял итәргә килә, пычратып китә. Балаларны, яшьләрне кечкенәдән тәртипкә өйрәтүдә менә шундый акцияләр мөһим. Гадәткә кертеп өйрәтү кирәк. Тәртипсезлек читтән килеп ял итүчеләр булуга карамый. Актанышка Башкортстаннан да , Чиләбедән дә киләләр. Гаиләдә нинди тәрбия алуга бәйле барысы да. Килеп туктау белән күренеп тора ул. Иң беренче эш итеп, әйләнә-тирәдәге чүпләрне чистарталар. Сокланасың, аралашуы ук рәхәт. Ә икенчеләр янына киләсең, анда - чүп-чар, минеке түгел, ди. Синеке булмагач, капчыгың кая, дим. Яңадан җыям, ди. Дәүләт хезмәткәре булсам да, чара күрү комплекслы түгел бездә - закон юк. Ау, балык тоту буенча протокол төзесәм дә, табигатькә зыян салучыга экологик яктан чара күрә алмыйм, - дип, көндәлек эш барышындагы борчулары белән уртаклашты Ринат Ягъфәр улы.
“Нептун” балыкчылык җәмгыятендә эшләүче Геннадий Муллагалиев та үзенең күзәтүләрен, борчуларын уртаклашып сөйләште.
-Ылысларны батырырга кирпеч бәйлим. Сигезенче класстан бирле балык тотарга һәвәс мин. Балык кермәсә, эч поша. Бензины да кыйммәтләнде хәзер. Техника үзеңнеке, ул ватылса, тагын проблема. Сезонга карап керә балык. Вакыты белән керә, вакыты белән керми. Кәрт уены белән бер балык тоту. Балык күп иде элек, яр буенда ук суда чумып уйныйлар иде. Хәзер кимеде. Суның озак торуы әйбәт түгел. Маймычлар чыккач китә су. Үзәнлектә калып үләләр. Элек су килә иде, күп булса, атна тора иде. Өченче ел шулай, су озак торып киткәннән соң, карга нәрсәгә җыелган үзәнлеккә, дип барган идем. Маймычларны ашарга килгәннәр. Маймычларны җыеп, суга илтеп җибәрдем көн буе. Ярый үзем белән литрлы банка бар иде. Олырак балыклар инстинкт буенча суга ияреп чыгып кача, - диде ул.
“Нептун” балыкчылык җәмгыятенә быел 53 тонна балык тоту өчен рөхсәт бирелгән. Денис Хәсәнов җитәкчелегендә 15 бригадада 30 балыкчы эшли. Ау салганда һәр бригаданың промысел журналы алып барыла. Актаныштан башлап, Агыйдел тамагына кадәр һәр бригаданың үз урыны. Тотылган балыкны Ямалыдагы беренчел пунктка урнаштырып туңдыралар. “Меркурий” системасы буенча эшлиләр. Балыкны Актаныштагы кибетләргә дә җибәрәләр, килешү нигезендә күмәртәләп тә килеп алалар.