Татарстанда бердәнбер булган Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты яңа 2018-2019 нчы уку елына V һәм VII сыйныфка баручы укучыларны гимназиягә укырга чакыра. Бүген инде гимназиянең даны еракларга таралган. Рәсәй күләмендә генә түгел, хәтта дөнья югарылыгындагы бәйгеләр дә гимназиядә үтә. Анда чит ил белгечләре мастер-класслар үткәрә. Укучылар белемле, тәрбияле, зирәк һәм һәр яктан талантлы. Алар белән профессионаллар – үз эшләренә җаваплы караучы укытучылар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнә. Балалар кечкенәдән заман югарылыгында фикерли алырлык лидерлар булып үсә.
Хөрмәтле балалар һәм ата-аналар, рәхим итегез! Чөнки биредә ата-аналар белән дә элемтә ныклы, алар да гимназиянең ярдәмчеләре. Бердәмлеге белән көчле Актаныш гимназиясе!
Тест бирү 19 нчы май көнне була.
Белешмәләр өчен телефон - 8(917) 257-39-88.