15 апрель көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында Регионара балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале үтте. Конкурста Актаныш, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Яр Чаллы, Дүртөйле районнарыннан 173 эш каралган. Безнең мәктәпнең 3класс укучысы Адиева Фирүзә 1 урын, шул ук класстан Шәймәрдәнова Айгөл 2 урын алып, грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар. Җитәкчеләре-Шәймөхәммәтова Э.Г. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!.