Актаныш гимназиясендә Бөтендөнья укучылар кубогы раунды узды

2018 елның 18 мае, җомга

16-17 май көнне  гимназиядә Бөтендөнья укучылар кубогының (World Scholars’ Cup) Актаныш раунды узды. Бу бер үк вакытта ярышның Бөтенрәсәй раунды да булып тора, чөнки Рәсәйдә ул бары Актанышта гына. Кубокта Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 22 команда катнашты.

Командалар дебатларда, эссе язуда һәм төрле яклы белемнәрендә ярыштылар. Ярышның зур аермасы - барлык чаралар инглиз телендә. Кубокны үткәрер өчен Америка һәм Гонконгтан World Scholars’ Cup оешмасының вәкилләре килде. Катнашучы укучылар өчен кубокның форматы бөтенләй яңа булса да, балалар  биремнәрне бик уңышлы үтәп чыктылар.

Гимназиянең бер командасы 15 яшькә кадәрге категориядә беренчелек яулады. 15 яшьтән өлкәннәр арасында Түбән Каманың 13нче гимназия-интернаты кызлары җинеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International