Айгиз белән Зиннәтне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге 15 май - гаилә көне уңаеннан  район бала тудыру йортында нарасыйларга тантаналы төстә туу таныклыклары тапшырды. Бәхетле әти-әниләр Шәрәфуллиннар  Азат Фатих улы һәм  Алсу Риф кызы икенче  улларына Айгиз исеме куштылар. Мөхәммәтовлар  Илнур Илсур улы  һәм Рушания Рафаил кызы өченче улларына  Зиннәт исемен бирделәр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әниләргә Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International