19 май көнне Актаныш район мәдәният йортында «Халкым хәзинәсе» авылдашлар җыены фестиваль-конкурсының йомгаклау чарасында ял кичегезне күңелле һәм файдалы үткәрергә рәхим итегез!
Бәйге 17.00 сәгатьтә авылларыбызның борынгы чишмә суларына презентация, үзенчәлекле милли ризыклар күргәзмәсе, һөнәрчеләр, осталарның эшләре белән танышу, мастер-класс белән башланып китә. 18.00 сәгатьтә авылдашлар җыеннарыннан фотомизгелләр, иң оста коллективларның, аерым башкаручыларның чыгышлары, җинүчеләрне бүләкләү була. 20.30 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында, ачык һавада, җырлы-биюле татарча дискотека.
Бәйрәм кичәсенә рәхим итегез!
Билет бәясе 50 сум.