16 май көнне мәктәбебездә “Балаларны саклау көне” дигән комплекслы чара узды. Мәктәп директоры тарафыннан гадәттән тыш хәл үткәрү турында приказ булды. Аның максат , бурычлары билгеләнде.ТИН укытучысы Зиязетдинов Х.Х. тарафыннан гадәттән тыш хәлне үткәрү планы төзелде. Бу көн үз эченә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм шәхси куркынычсызлык буенча белемнәрне тикшерүне үз эченә алган иде.
Биш дәрес тән соң класслар маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеләр. Викторина сорауларына җавап бирү, беренче ярдәм күрсәтү, мамык-марля бәйләвече ясау, противогаз кию, күңелле стартлар уеннары үткәрелде. укучылар үзләренә күп мәгълүмат тупладылар. Үзләрен саклау чараларын өйрәнделәр.