Пучы балалар бакчасын Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “ПМК” җәмгыяте узган көз төзи башлаган иде. Бүгенге көндә балалар бакчасының стенасы өелеп, түбәсе ябылган – ярты эш беткән дисәң дә була. Төзүчеләр хәзер эчке эшләрне башкара.
"Актаныш-Пучы" - "Бүләк" маршрутының Уразай участогындагы дүрт чакрымга якын арада региональ юлларның каты өслеген төзекләндерү программасы нигезендә асфальт түшәлә.
Бүген – 23 майда Зәй шәһәрендә Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш һәм Тукай районнарының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешма вәкилләре катнашында “СЮККО көннәре” – “Дни СО НКО” сессиясе булып узды.
22 май көнне Актаныш муниципаль районындагы халыкка социаль хезмəт күрсəтү үзəгенең гаилə һəм балаларга социаль хезмəт күрсəтү белгечлəре ирекле пожар җəмгыяте хезмəткəрлəре белəн берлектə райондагы күп балалы гаилəлəргə пожар сигнализаторлары кую буенча рейд үткəрделəр.
Һәр елдагыча, Рамазан аенда Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесләре әзерләнә. Өстәл әзерләү, ризык пешерү өчен мөслимә кызлар, апалар килә. Алар ураза тотучыга ризык әзерләүнең никадәр саваплы гамәл икәнен аңлап, белеп, Аллаһ ризалыгы өчен ярдәмләшәләр.
Актаныш авыл җирлегендә, һәр елдагыча, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары, халык катнашында җирлек территориясен, шулай ук шәхси һәм күпфатирлы йортлар территорияләрен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан санитар-экологик икеайлыгы игълан ителде.
Актаныш авылы парк һәм скверларында май аенда 32 мең берьеллык чәчәк үсентеләре утыртылачак.
19—май көнне районда үткәрелгән “Халкым хәзинәсе ” авылдашлар жыены фестиваль – бәйгесендә районыбыз китапханәчеләре туган як чишмәләренә күңелле сәяхәт ясадылар.
22 май көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2 “А” сыйныф укучылары белән “Солдат эзләре буйлап” дигән хәрби уен квест уздырдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният, сәнгать белгечләренә республика өстәмә белем бирү институты китап укуны алга җибәрүдә яңа алымнар кулланып иҗади эшләүчеләр арасында, туган якны өйрәнү буенча ”Үз туган ягыңны бел һәм ярат!” бәйгесе игълан иткән иде.