Күп балалы 35 гаиләгә сигнализаторлар куелачак

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

22 май көнне Актаныш муниципаль районындагы халыкка социаль хезмəт күрсəтү үзəгенең гаилə һəм балаларга социаль хезмəт күрсəтү белгечлəре ирекле пожар җəмгыяте хезмəткəрлəре белəн берлектə райондагы күп балалы гаилəлəргə пожар сигнализаторлары кую буенча рейд үткəрделəр.

Гаилəлəргə белгечлəр алдан хəбəргə чыктылар, килү вакытын билгелəделəр. Сигнализатор куйганда аның ничек эшлəве турында да аңлаттылар. Гаилə һəм балаларга социаль хезмəт күрсəтү бүлекчəсе белгечлəре күп балалы гаилəлəргə янгын  куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткəрде,  буклетлар таратылды.

Сигнализаторлар кую буенча эш бүген дə дəвам итə,  күп балалы 35 гаиләгә шул рәвешле сигнализаторлар куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International