Пучы балалар бакчасын Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “ПМК” җәмгыяте узган көз төзи башлаган иде. Бүгенге көндә балалар бакчасының стенасы өелеп, түбәсе ябылган – ярты эш беткән дисәң дә була. Төзүчеләр хәзер эчке эшләрне башкара.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов төзелеш мәйданчыгында төзүчеләр, районның төзеклеге өчен җаваплы җитәкче-белгечләр белән очрашып сөйләште, аларның тәкъдимнәрен тыңлады, төзелешнең барышы белән танышты. Сөйләшүдә Пучы авылын төзекләндерү, яшелләндерү, инфраструктура үсеше буенча да фикерләшү булды.