"Актаныш-Пучы" - "Бүләк" маршрутының Уразай участогында һәм Актаныш авылының "Җиңүнең 50 еллыгы" урамында юллар төзекләндерелә

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

"Актаныш-Пучы" - "Бүләк" маршрутының Уразай участогындагы дүрт чакрымга якын арада региональ юлларның каты өслеген төзекләндерү программасы нигезендә асфальт түшәлә. Төзекләндерү эшләрен “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалының Актаныш бүлекчәсе башкара.

“Татавтодор”ның Актаныш бүлекчәсе 23 майдан Актанышта  “Җиңүнең 50 еллыгы” урамында да республика программасы нигезендә юл төзекләндерүне башлады. Алар ярдәме белән 1,1 чакрым юлга асфальт түшәләк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International