Һәр елдагыча, Рамазан аенда Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесләре әзерләнә. Өстәл әзерләү, ризык пешерү өчен мөслимә кызлар, апалар килә. Алар ураза тотучыга ризык әзерләүнең никадәр саваплы гамәл икәнен аңлап, белеп, Аллаһ ризалыгы өчен ярдәмләшәләр. Кызлар әйтүенчә, бергәләп аш-су әзерләү күңелле дә, вакытның үткәне дә сизелми икән. Ә ифтарларның иганәчеләре - җирле халык, эшмәкәрләр. Бу юмарт затларны Аллаһ Тәгалә үзе белүче, әҗерен дә билгеләүче. Мөселман кешесе сөннәтне үтәргә тырыша, ә Рамазан аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм аеруча юмарт булды. Ул әйтте, “Чынлыкта Аллаһ Тәгалә бик юмарт һәм Ул юмартларны ярата”. Минемчә, юмарт кешенең күңеле дә начар була алмый, чөнки ул изгелекне кешеләрне яратканга эшли, Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылып башкара.
Ифтар мәҗлесләре үткәргәндә авыруы сәбәпле мәчеткә килә алмаучыларга, күп балалы мохтаҗ гаиләләргә дә өлеш чыгару оештырылган. Бу гамәл тыйнак кына башкарыла. Кемнең күршесе яки танышы, я үзе кайнар ризыкка мохтаҗ икән, рәхим итеп, Руслан хәзрәт Мортазинга кыенсынмыйча мөрәҗәгать итә ала. Аларның исемнәрен беркем дә беркайда да телгә алмаячак. Кызганыч, Рамазан ае гына бик кыска, аның болай да бер атнасы үтеп китте. Хәзер хәзрәтләр, имамнар гына түгел, фәнни медицина да Рамазан уразасының организм өчен үтә дә файдалы икәнен һәм кирәклеген дәлилләп аңлата.
Актанышта яшәүчеләр күп булса да, иманга килеп, Рамазан уразасы тотучылар аз әле. Имамнарыбызга дөньяви мәшәкатьләр йөкләмичә, турыдан-туры үз вазыйфаларын башкарсалар – халыкны иманга чакыру белән шөгыльләнсәләр, әлбәттә, дингә килүчеләр артыр, иншаллаһ.