Актаныш авылы парк һәм скверларында май аенда 32 мең берьеллык чәчәк үсентеләре утыртылачак. Үсентеләрне Удмурт Республикасының Сарапул шәһәреннән “Лилия” чәчәк компаниясе килешү нигезендә китереп бирә.
Чәчәк үсентеләре 8 май көнне Җиңү паркында, хакимият бинасы каршындагы гөлләмәләрдә утыртыла башлады.
Район үзәгендә һәр елны агач үсентеләре утырту да матур гадәткә әйләнде. Юкә, каен, миләш үсентеләре белән беррәттән, узган ел Татарстан һәм Вахитов урамнарына каштан агачлары да утыртылды.
Актаныш авылында агач утырту быел 16 майдан башланып китте. Мәктәп урамындагы тау өслегенә 58 чыршы утыртылды. Бүгенге көндә Ленин проспектында юкә агачлары утыртыла.