Чишмәләр иле син, Туган як!

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Чишмәләр иле син, Туган як!Еракка китмәгез, су сорап.Бу җирдә таулардан көй алып,Чишмәләр яшиләр чылтырап  дип  җырлана   җырларда.Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен? Районыбызда   нинди чишмәләр бар ?Аларның   аталу тарихы нәрсә турында сөйли? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан  19—май    көнне  районда  үткәрелгән   “Халкым хәзинәсе ” авылдашлар жыены фестиваль – бәйгесендә     районыбыз  китапханәчеләре       туган  як      чишмәләренә   күңелле    сәяхәт  ясадылар.Алар  бу   сәяхәтнең  төп     максаты  итеп   -төбәгебез тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту,чишмәләргә бәйле йолаларны, гореф-гадәтләрне ачыклау,туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык, һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләүне  алдылар. Китапханәчеләр  күргәзмәдә  изге чишмәләр,тау исемнәре белән аталган чишмәләр,тарихи вакыйгалар белән бәйле чишмәләр,авыл исемнәре белән аталган чишмәләр  турында   бәйнә-  бәйнә  сөйләделәр,  тарихи  фактлар  китерделәр.  Күргәзмәгә  алып  киленгән   шифалы   чишмә    суларыннан  авыз  иттерделәр.Күргәзмәләр  дә  күз  явын  алырлык  итеп  бизәлгән  иделәр  шул.  Чишмәгә  суга  төшә  торган   көянтә  чиләкләр  дисенме,   борынгы   сөлгеләр,   чүмечләр  дисеңме  -  бары  да  бар  иде.       -Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны.Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел.Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк   дип   язылган  стендлар  яныннан  да   халык   уйланмыйча   гына   үтмәгәндер.Эйе   китапханәчеләребез  бик   саваплы   һәм  җаваплы  эш  башкардылар   бу  көнне.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International