Актанышның җәмәгать эшлеклеләре Зәй шәһәрендә “СЮККО көннәре” – “Дни СО НКО” сессиясендә катнашты

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген – 23 майда Зәй шәһәрендә Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш һәм Тукай районнарының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешма вәкилләре катнашында “СЮККО көннәре” – “Дни СО НКО” сессиясе булып узды. Анда Актаныштан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән  Нурлыева җитәкчелегендәге делегация -  Актаныш муниципаль районының Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, “ФОРПОСТ” директоры Назил Латипов һәм “Яшьлек” мәдәни үзәге җитәкчесе Алмазия Мәрданова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International