ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2018 ел
якшәмбе

Актанышта  предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре командалары катнашында спорт ярышлары уздыру гадәти хәл, ә менә бүгенгесе  тәүге тапкыр – җәйге Спартакиада!


26
май, 2018 ел
шимбә

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә саклана ул. Бу көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбе иң тырыш, батыр IX һәм XI класслары белән саубуллашты. Мәктәпне тәмамлаучы  XI сыйныфның 2 укучысы, IX сыйныфның 19 укучысы укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын алды.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләрен, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләрен хөрмәтләп, шәхси эшмәкәр Дания Әнвәр кызы Сәетзадина, Шәяздановлар гаилә фермасы Актаныш муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 26 май - икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме – Россия эшмәкәрләре көне!


25
май, 2018 ел
җомга

Һәр нәрсәдән дә уңай энергия алып була. Сезнең янәшәдә генә булган аерым әйберләрдән - су, җил, кояш, һава һәм, шулай ук, табигатьтән дә.

Райондашлар,  Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталына сез үзегезне борчыган сорауларны юллый аласыз. 

Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре аркасында күршеләр арасында еш кына бәхәсләр туа: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсентеләр утырткан?


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы звонок, соңгы чыңлау! Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!

Соңгы кыңгырау чыңы чыгарылыш сыйныф  укучылары күңелендә озак сакланыр әле. Актанышның 2 нче мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау  бәйрәменә чын күңелдән яратып әзерләнгәннәр: мәктәп шарлар һәм чәчәкләр белән матур итеп бизәлгән, укучылар "Чыгарылыш - 2018" япма-тасмалардан.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Әнәк авылындагы буаны төзекләндерү эшләренең барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы  Фәттахов бүген – 23 май көнне танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International