Хыяллар - ак җилкән, саубуллашыр вакыт җиткән

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Соңгы кыңгырау чыңы чыгарылыш сыйныф  укучылары күңелендә озак сакланыр әле. Актанышның 2 нче мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау  бәйрәменә чын күңелдән яратып әзерләнгәннәр: мәктәп шарлар һәм чәчәкләр белән матур итеп бизәлгән, укучылар "Чыгарылыш - 2018" япма-тасмалардан.

Укучыларны Актаныш район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев,   "БлагоДарение" хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов, мәктәп директоры Айнур Гыймадиев, әти-әниләр, укытучылар котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар.

Бәйрәм җыр-биюләре, укучыларның рәхмәт сүзләре, саубуллашу вальсы һәм  чыгарылыш укучылары өчен соңгы кынгырау чыңлавы белән күнелләрдә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International