ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

29 май көнне Ирмәш тау итәгендәге яланлык  хәрби шәһәрчекне хәтерләтте: биредә район мәктәпләреннән хәрби җыенга килгән  югары сыйныф укучылары солдат тормышы белән яши башлады.

Түбән Гәрәй авылында яшәүче тыл ветераны Гөлшан Нургали кызы Хәбированы район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева 29 майда 90 яшь тулган көне белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды.

Хөрмәтле райондашлар! Бүген – 30 май көнне 14 сәгатьтә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Башкортстанның халык артисты – курайчы Роберт Юлдашевның, “Гүзәл-денс” төркеменең концерты була, рәхим итегез!


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты – сәнәгать комитеты әгъзасы Әлфия Гомәр кызы Когогина 29 май көнне Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды.

28 май көнне район   сәнгать мәктәбенә җитәкче итеп Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов билгеләнде. Аны коллективка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдим итте.

Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала. “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Китап кайда яши?" дигән сорауга җавапны Актаныш үзәк балалар китапханәсендә таптылар.

Җәмгыятебездә мохтаҗлык аркасында һава торышына, заманага карап киенүдән мәхрүм калучылар юк түгел, алар арасында балалар да бар.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

29 май көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда  (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгече Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп,  балигъ булмаган балалар исемендә булган  торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.

-Һәр эшмәкәргә барып җитеп, ачыктан-ачык сөйләшеп, үсеш планын билгеләп, аңа бизнесын үстерүдә ярдәм итү – безнең максат. Җитештергән продукцияне, чималны сатарга мөмкинлекләр тудыру, товарны, иң беренче чиратта, районның үз базарында, эчке багланышларда куллану – без шуңа омтылабыз. Районда 689 кече һәм урта эшмәкәр бар, аларда 3800 кеше эшли. 

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге озак еллар дәвамындагы  нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең компьютерда версткалау операторы Мөхәмәтдинова Айсылу Фирдәвис кызы, компьютерда җыю операторы Фәрдиева Таңсылу Фирдәвис кызы - “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының Мактау кәгазе, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең телевидение корреспонденты Сәлахова Регина Рафаэл кызы Татарстан Республикасы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International