Бакча нәниләре бездә кунакта.

2018 елның 29 мае, сишәмбе

29 май көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә "Алтынчәч" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәгә сәяхәтне, нәни дусларыбызны китапханә һәм китаплар белән таныштырудан башлап җибәрдек.  

 Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Китапханә белән танышканнан соң бергәләп “Теремкәй” һәм “Куян кызы” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карап үттек. Иң соңыннан барлык нәниләр дә  яратып уйный торган “Түбәтәй” уенын уйнап балалар белән саубуллаштык. Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International