Җәмгыятебездә мохтаҗлык аркасында һава торышына, заманага карап киенүдән мәхрүм калучылар юк түгел, алар арасында балалар да бар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре аз керемле гаиләләрне барлап, ярдәмгә мохтаҗларын ачыклый. Райондашларыбызның хәйриячелек күрсәтеп биргән киемнәрен аларга тапшыра.
Даими иганәчеләребез – шәхси эшмәкәрләр Сирина Димиева һәм Ралиф Фахертдинов күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга спорт киемнәре белән ярдәм иттеләр. Игелек үзәге хезмәткәрләре аларга чиксез рәхмәтен белдерә.
Изге Рамазан аенда кылган әлеге саваплы гамәлләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Тормышта авыр шартларда калган гаиләләргә, балаларга ярдәм кулы сузарга әзер торучы райондашларыбызны Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон 3-02-80. Безнең адрес : Юбилей урамы, 45 йорт, 6 бүлмә.