Район ветераннар оешмасының “Мирас” ветераннар хор коллективы, Яңа Әлем, Иске Байсар, Теләкәй театр коллективлары, Иске Кормаш мәдәният йортының “Хәзинә” ветераннар бию коллективы, Татар Суыксуы җирлегенең “Асыльяр”, Иске Айманның “Асылташ” фольклор коллективлары - “Халык үзешчән коллективы”, район сәнгать мәктәбенең “Умырзая” вокаль ансамбле (җитәкчесе Резеда Хаҗиева) “Үрнәк үзешчән коллектив” исеме алу өчен мәртәбәле жюри каршында имтихан тота.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Актаныш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәттән файдаланучы балалар һәм аларның әниләре белән “Актаныш басмалары” скверына экскурсиягә бардылар.
"Бүләк" лагере яңарып, төзекләнеп, җәйнең тәүге көнендә үк үз кочагына балаларны ялга - Кояш сменасына кабул иткән иде. Бүген - 3 июнь көнне лагерьны ачу тантанасы булды. Балалар бер-берсе белән танышып, дуслашып, һәр кайсының сәләтен барлап, лагерь ачылу тантанасына килүче кунакларга, әти-әниләренә бик матур концерт та әзерләгәннәр иде.
Быел язның үзенчәлекле килүе нәтиҗәсендә, терлек азыгы әзерләү соңга калып башлана. 30 май көнне хуҗалыкларның терлек азыгы техникасының әзерлеге карап чыгылды.
Районда балалар җәйге каникуллар вакытында 18 мәктәп яны һәм 15 хезмәт һәм сәламәтләндерү, “Бүләк” ял-сәламәтләндерү, палаткада яшәү шартларында 1 лагерьда ял итә алачаклар.
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 1 сентябрьдән бишенче сыйныфта укыячак балалар өчен 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне аеруча истәлекле узды.
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне! Иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда планлаштырылган чаралар, көн салкын булу сәбәпле, кичектерелде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе китап укуны алга җибәрүдә яңа алымнар кулланып иҗади эшләүчеләр арасында туган якны өйрәнү буенча ”Татарстан – безнең уртак йортыбыз” бәйгесе игълан иткән иде.Үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Зөфәк кызы Гайнанова, Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гавис кызы Гарипова, Күҗәкә авылы китапханәчесе Ләйсән Рифкат кызы Акмалова бәйгедә катнашып, дипломга лаек булдылар.
Игелек үзәге "РИТЭК" җәмгыяте һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә “Үзеңдә үзеңне тап” проекты белән җиңү яулады
31 май көнне хәрби җыен барышында хәрбиләштерелгән ярышларга нәтиҗә ясалды: Актанышның 1 нче мәктәбе – беренче, кадет-интернат мәктәп – икенче, Татар Суыксуы мәктәбе өченче урын яулады. Берничә төр ярышларда беренче урын яулаучы – югары хәрби һәм физик әзерлек күрсәткән ун укучы район хәрби комиссариатының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.