“Татарстан – безнең уртак йортыбыз” бәйгесендә Актаныш китапханәчеләре җиңү яулады

2018 елның 1 июне, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе китап укуны алга җибәрүдә  яңа алымнар кулланып иҗади эшләүчеләр арасында туган якны өйрәнү буенча ”Татарстан – безнең уртак йортыбыз”  бәйгесе игълан иткән иде.Үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Зөфәк кызы Гайнанова, Әтәс авылы китапханәчесе Мәүҗидә Гавис кызы Гарипова, Күҗәкә авылы китапханәчесе Ләйсән Рифкат кызы Акмалова  бәйгедә катнашып, дипломга  лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International