Бүген Актаныш районында өй шартларында социаль карауга мохтаҗ булган 375 әби-бабай яши. Аларга 69 социаль хезмәткәр, 6 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләр барысы да өлкәннәр белән уртак тел табып эшли. Аларның көндәлек эш-мәшәкатьләрен, гозер-үтенечләрен дә үз өсләренә алалар. Өлкәннәргә социаль-көнкүреш, социаль-медицина ярдәмнәре күрсәтелә.
Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез
белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге
истәлекле көннең мөһимлеген
сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән
гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр
хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек бу-
лышлык күрсәтүегез билгели.
Бүген районның социаль яклау системасында дүрт дәүләт учреждениесе эшли: социаль яклау бүлеге, 5 нче санлы матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалы, Игелек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, картлар интернат-йорты. Әлеге учреждениеләрдә 100дән артык хезмәткәр эшли, алар көнкүреш, хокукый, икътисадый, психологик яктан нигезләнгән социаль хезмәтләр күрсәтәләр.
-Бик җаваплы көн булды бүген безнең, хуҗалык җитәкчеләре белән район хуҗалыклары басуларын карадык. Бергәләп сөйләшеп, һәр басуга анализ ясап, җәй буена эшлисе эшләрне планлаштырдык, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 7 июнь көнне иртәнге сәгать биштә хуҗалык рәисләре белән хуҗалыклар басуларын карый башлап, кичке сәгать алтыда гына Актаныш үзәгенә кайтып кергәннән соң.
-Бик сөенеп, куанып карадык чәчүлекләрне кош биеклегендә вертолеттан. Бик тигез, матур тишелеп киләләр. Шифалы яңгырлар явып үткән бүген иртән дә. Аннан бер-ике көн элек тә 14 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Аңын өстәвенә, Аллаһы Тәгалә биргән явым-төшем белән астагы дым тоташкан. Җир дымы соң чәчелгән игеннәргә дә тишелеп чыгу өчен ышанычны тулысынча бирә, - дип, кичә – 6 июнь көнне үз бәясен бирде актанышлыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов.
Бүген - 6 июнь көнне Актаныш игенчеләре республика алдында имтихан тотты - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы районыбызда эшлекле сәфәрдә булды. Марат Готыф улы үз янына район җитәкчесе Энгель Нәвап улын вертолетка утыртып, район хуҗалыклары басуларында уҗымнарның тишелешен һәм үсүен кош биеклегеннән карады.
Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә.
Хөрмәтле райондашлар, район күләмендәге ифтар 8 июнь көнне Актаныш үзәк стадионында 19.00 сәгатьтә башлана.
Актанышбаш авылы җирлеге 5 июнь көнне районның барлык авыл җирлекләре өчен үрнәк эшләү алымнары күрсәтте. Ирешелгән уңышлары өлге булса, күңелгә тынгы бирмәгән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Борчу-сорауларның чишелеше бергәләп эзләнде. Авыл башлыклары Актанышбаш җирлегенә караган һәр авылда булып, авылларның төзеклеген, социаль йөзен карады, чагыштырып, үз эшчәнлекләренә бәя биреп барды. Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев Актанышбаш җирлеге мисалында районда эшлисе, хәл итәсе бурыч-максатлар, закон нигезендә куелган таләпләр белән таныштырды.
16-17 июньдә Актанышта халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй!
16 июнь көнне бәйрәм - авыл җирлекләрендә, 17 июньдә сабантуй район үзәгендә үтәчәк.