Замана тәлапләренә җавап бирердәй инновацион технологияләр социаль эшчәнлеккә дә елдан- ел тирәнрәк үтеп керә

2018 елның 8 июне, җомга

Моннан 26 ел элек – 1989 елның апрелендә районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә беренче адым ясала – Актаныш районы социаль тәэминат бүлеге каршында  өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге ачыла.

1996 елда социаль яклау бүлеге, ә 2000 елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  - Игелек үзәге оеша.

Бүген Актаныш районында өй шартларында социаль карауга мохтаҗ булган 375  әби-бабай яши. Аларга 69  социаль хезмәткәр, 6 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләр барысы да өлкәннәр белән уртак тел табып эшли.  Аларның көндәлек эш-мәшәкатьләрен, гозер-үтенечләрен дә үз өсләренә алалар.  Өлкәннәргә  социаль-көнкүреш, социаль-медицина ярдәмнәре күрсәтелә.

     Замана тәлапләренә җавап бирердәй     инновацион технологияләр  социаль эшчәнлеккә дә елдан- ел тирәнрәк үтеп керә. Игелек үзәгенең  эшчәнлегендә  яңа  технологияләр кулланыла,  эффектлы  социаль-реабилитацион элементларны файдаланып эшләү оештырыла.     “Мобиль бригада” , “Кызыл балчык терапиясе”, “Истәлекләр терапиясе”, “Аңлаешлы интернет”, “Скандинавия йөреше” технологияләре өлкәннәр һәм инвалидлар  тарафыннан уңай кабул ителделәр.

    Социаль ярдәм системасының әһәмиятле тагын бер юнәлеше – ул социаль ятимлекне булдырмау, төрле сәбәпләр аркасында үзләренең бурычларын үти алмаучы ата-аналарның балалары турында кайгырту. Әлеге юнәлеш буенча Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе үзенең эшчәнлеген оештыра, район халкына социаль ярдәм күрсәтү  өлкәсендә профилактика, ярдәм һәм реабилитация чараларын үткәрүдә үзенең саллы өлешен кертә. Балалар мәнфәгатьләрен кайгырту милли  стратегиясе буенча Рәсәйдә, Татарстанда чаралар планы кабул ителде, әлеге план нигезендә социаль яклауның башлангыч чаралары тормышка аша, авыр тормыш хәлендә калган бала өчен имин гаиләдә яшәү иң мөһиме.

Игелек үзәге  Рәсәй һәм Татарстан Республикасында үткәрелүче социаль конкурсларда актив катнаша, җиңүләр яулый:

-        “Җиңеп чыгу”  проекты белән “Иҗтимагый инициатива” республика конкурсында җиңү яулаган субсидия өлкәннәр һәм инвалидлар өчен скандинав йөрүе төркеменең эшчәнлеген башлап җибәрергә мөмкинлек бирде һәм  әлеге проект бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә;

-        Авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды аша “Без бергә” социаль проекты тормышка аша. Әлеге проект кысаларында   мөмкинлекләре чикле булган балаларга өй шартларында  коммуникатив фикер йөртү сәләтен үстерү һәм сенсорик үсешне тәэмин итүне булдыру өстендә махсус социаль хезмәтләр күрсәтелә. Шөгыльләр үткәрү  өчен кирәкле әсбаплар, җиһазлар алына, белгечләр укытыла;

-        “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ”   Хәйрия фонды уздырган социаль  һәм мәдәни проектлар конкурсында  “Үзеңдә үзеңне тап”  социаль  проекты  Игелек үзәгендә  социаль  хезмәт алучыларның психик үзенчәлекләрен  ачарга ярдәм итә торган “Активациометр” программалы аппарат комплексы алырга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга вакытында ярдәм күрсәтергә булышлык итә;

Социаль оешмалар турында http://sobes.tatarstan.ru/ адресы буенча кереп, социаль хезмәтне тәэмин итүчеләрнең сайтлары белән тулырак танышырга мөмкин.

РФ гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү буенча эш социаль өлкәдә дәвам итә, канунга яраклаштырылып, республиканың рәсми документлары барлыкка килә. Эшли башлаган канунны тормышка ашыруда,  социаль хезмәткә мохтаҗ булганнарга сыйфатлы һәм вакытында социаль ярдәмне күрсәтүдә  социаль яклау бүлеге һәм аның оешмаларының хезмәткәрләре киләчәктә дә  үзләренең көчләрен кызганмаячаклар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International