8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

2018 елның 8 июне, җомга

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез
белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге
истәлекле көннең мөһимлеген
сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән
гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр
хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек бу-
лышлык күрсәтүегез билгели. Алар турында кайгырту өчен
күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек
кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Баш-
калар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәргәнегез, аларга яшәү көче
бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Заманча яңа технологияләр кертеп, районда социаль ярдәм күрсәтүдә  яңа төр хезмәтләр ачасыз. Рәсәй, республика ярдәм чараларындагы яңалыкларны гамәлгә кертеп, төрле грантларда катнашасыз, бәйгеләрдә җиңеп, үзегезнең һөнәри осталыкны арттырасыз. Район халкының тормыш-көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырткан саен, социаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык сезгә күбрәк мөрәҗәгать итә.

Сезнең лаеклы хезмәтегез ярдәмендә районда ветераннар, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International