Марат Әхмәтов: “Актаныш игенчеләренең бердәм хезмәте конкуренциягә сәләтле”

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

-Бик сөенеп, куанып карадык чәчүлекләрне кош биеклегендә вертолеттан. Бик тигез, матур тишелеп киләләр. Шифалы яңгырлар явып  үткән бүген иртән дә. Аннан бер-ике көн элек тә 14 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Аңын өстәвенә, Аллаһы Тәгалә биргән явым-төшем белән астагы дым тоташкан. Җир дымы соң чәчелгән игеннәргә дә тишелеп чыгу өчен ышанычны тулысынча  бирә, - дип, кичә – 6 июнь көнне үз бәясен бирде актанышлыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов. - Актанышта игенчелек культурасы югары безнең республика буенча. Елның-елында республика районнары икмәк үстерергә сездән өйрәнде.  Актанышның тәҗрибәсен үрнәк итеп күрсәттек  республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов дәрәҗәсендә. Район башлыкларын,  инвесторларны бирегә җыйнап семинарлар эшләдек. Шушы традиция  саклана.  Энгель Нәвапович  Актанышның авыл хуҗалыгы үсешенә бик җитди һәм җаваплы карый. Республика җитәкчелеге куйган максат-бурычларга ирешүдә актанышлылар эше үзенчәлекле һәм кабатланмас. Республика авыл хуҗалыгы тармагына биргән инвестицияләрне үзләштерүдә Актаныш хуҗалыклары берләшеп, киңәшләшеп эшли. Эшли дә беләләр, үз сүзләрен, фикерләрен әйтеп дәлилли дә беләләр. Районның алдынгы хуҗалыкларында озак еллар дәвамында эшләүче тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләре һәр кайсы  яңа алымнарны эш барышына кертә. Төзи, үзгәреш кертә, камилләшә, яңасын булдыра. Һәрчак үсештә сез.

Министр районга килгән саен хуҗалык җитәкчеләре белән очраша. Һәр кайсына аерып исемләп эндәшеп, кул биреп күрешеп, хуҗалыкларындагы эш барышын сорады монысында да. Төзелешләр, яңа алымнар, үзгәрешләр белән кызыксынып, бар нечкәлеген дә уйлап бетердегезме, сыналган яңа технологияләрме, дип тә  кат-кат сорады. Министр Марат Готыф улы да, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы да, хуҗалык җитәкчеләре дә бик җитди, эшлекле фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы тармагында хәл итәсе борчыган мәсьәләләр ел дәвамында берсе артыннан берсе туып кына тора. Икмәк бәясе дә, ит-сөт продукцияләрен сату да, ашлама, запас частьлар алу да, ягулык бәясе дә үзгәрүчән.  Икътисади тотрыклылык сакланса да, бәяләр уйнап кына тора. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәрне авыл хуҗалыгындагы эш барышына тоткарлык тудырмаслык итеп тиз һәм ашыгыч рәвештә гамәлгә кертәсе, аның районнарга, хуҗалыкларга барып җитүен дә тәэмин итәсе бар. Марат Әхмәтов та сүз башында ук дәүләт ярдәмнәре  районга кайтып беткәнме – шул хакта кызыксынды.

Моннан тыш, инвесторларсыз эшләүче  районда, Актаныш игенчесе, дигән данлыклы исемне үз югарылыгында тоту заманнан алдан баруны сорый. Мөслим районына “Август” компаниясе – инвестор килеп керде быел.  Миллиардлаган сумнарга алынган куәтле  техникалар белән кинәнеп эшли дә башлады. Шулай ук Зәй, Сарман тирәсендә дә инвесторлар да, агрофирмалар да Актаныш тәҗрибәсен өйрәнеп, игенчелектә тотрыклы үсеш бирәләр.

-Күрше-тирә районнардагы көндәшләр сезнең арттан куып килү  Актаныш хезмәтчәннәренә үзләренә тагын да җаваплырак, киеренкерәк бурычлар алып эшләргә этәрә. Яңалыклар, үзгәрешләр күп сездә. Яңа технологияләрне кертү бер яктан үзен акласа, икенче яктан, тәвәккәллек, ирешелгән күрсәткечләрне артка җибәрми яңача эшләп китүдә осталык һәм тәҗрибә, оешканлык сорый. Терлекчелектә дә сөт үсеше буенча да ел ахырына көненә 200 тонна сөт савуны  бурыч итеп куясыз, - дип, үзенең уңай бәясен бирде Актаныш эшчәнлегенә Марат Готыф улы. - Бу төбәк районнары сөтчелек белән ул дәрәҗәдә шөгыльләнми. Казан арты районнарында ике-өч район бар анысы. Сөтчелек тармагы буенча югары сикереш ясыйсыз. Хуҗалык җитәкчеләре белән дә  сөйләштем, фикерләре төпле, максатлары нык. Күбесе терлекчелектә төрле дәрәҗәдә яңа технологияләрне кертә, торакларны җиһазлый. Яңа тораклар турында фикер алышалар. Эшләгән эшләре буенча субсидия-компенсация алу буенча сорашалар, яңалыкларны белешәләр. Бу инде районда планлы һәм эзлекле эш, үсеш барганны күрсәтә. Зур омтылыш бу. Ышанам көзге муллыкта Актанышның зур уңыш алырына.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International