Һәр җирлек аерым дәүләт кебек: чикләре билгеле, халыкның үзенә генә хас яшәү рәвеше – булганын саклый, эшли, матур яшәргә омтыла

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Актанышбаш авылы җирлеге 5 июнь көнне районның барлык авыл җирлекләре өчен үрнәк эшләү алымнары күрсәтте. Ирешелгән уңышлары өлге булса, күңелгә тынгы бирмәгән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Борчу-сорауларның чишелеше бергәләп эзләнде. Авыл башлыклары Актанышбаш җирлегенә караган һәр авылда булып, авылларның төзеклеген, социаль йөзен карады, чагыштырып, үз эшчәнлекләренә бәя биреп барды.  Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев Актанышбаш  җирлеге мисалында районда эшлисе, хәл итәсе бурыч-максатлар, закон нигезендә куелган таләпләр белән таныштырды.

Актанышбаш авыл җирлегенә дүрт авыл карый: Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә, Актанышбаш авыллары.

2018 елның 1 гыйнварына  Актанышбаш җирлегендә 1003 кеше исәптә торса, бүгенге көнгә 1001 яши.

Җирлекнең  6823,1 га җире бар. 173,6 гектары шәхси хуҗалыклар урнашкан жир биләмәсе.

-Узган ел дәвамында Актанышбаш авыл җирлеге Советына 502 кеше мөрәжәгать итте,  аларга 601 белешмә бирелде. Ел башыннан авыл Советына 146 кеше мөрәҗәгать итеп, аларга 200 белешмә бирдек. Ел дәвамында 9 хуҗалык шәхси йортын, ягъни 714,2 кв.м йорт-җирен  хосусыйлаштырды. Җирлектә җаваплылыгы чикләнгән агрофирма “Актаныш”, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе эшли. Мәгариф учреждениелары Актанышның 1 нче мәктәбенең структур бүлекчәләре булып тора. Чөгәнә һәм Әҗәкүл авыллары мәктәпләрендә 4 укытучы -  Марсельеза Ямалетдин кызы, Алсу Риф кызы, Люзия Рәхимҗан кызы,  Резида Рафис кызы хезмәт куя. Белем һәм тәрбия алу өчен мәктәпнең матди-техник базасы ныклы булса да,  мәктәп биналарын төзекләндерү кирәк, - дип, җирлек сулышы белән таныштырды авыл башлыгы Лилия Хәйдәрова.

Әҗәкүл авылы “Аккош” балалар бакчасында 2,5 яшьтән алып 7 яшькәчә 11 бала белем hәм тәрбия ала. 4 хезмәткәр эшли. Яңа уку елына, балаларын бакчага алуны сорап, 4 гариза теркәлгән.

Жирлектә Ирмәштән кала өч авылда да фельдшер-акушерлык пункты эшли. Актанышбаш авылында Шәймәрданова Габидә, Әҗәкүл һәм Чөгәнә авылларында  Садриева Гөлназ фельдшер булып хезмәт куя.

Актанышбаш мәдәният йорты 4 авыл клубын һәм 1 китапханәне берләштерә. Актанышбаш авылы мәдәният йорты бинасы авария хәлендә булу сәбәпле, учреждениеләр элекке балалар бакчасы бинасына күчерелгән. Зур чаралар вакытында халык клубка сыймый. Әҗәкүл клубы да начар хәлдә - стеналар каралып беткән, түшәмнән су агып тора, җылылыгы да юк. Ирмәш авылы клубы, авария хәлендә булу сәбәпле, ябылган. Матди – техник базалар бик ярлы, музыкаль аппаратура Чөгәнә һәм Әҗәкүл клубларында гына бар, башка җиһазлар, сәхнә костюмнары, музыка кораллары  бер клубта да юк. Шулай ук өстәл уеннарына - теннис, бильярдка ихтыяҗ зур.

Җирлектә 548 кеше эш яшендә, алар төрле тармакта хезмәт  куялар. 231 пенсионер бар, шуның 20се  тыл ветераны, 54се  сугыш чоры баласы.  Ялгыз яшәүче  пенсионерлар  39. Үз көннәрен үзләре күреп, балалар ярдәме белән яшиләр. Җирлектә социаль хезмәткәр Латипова Гөлнара бер өлкән  кешегә хезмәт күрсәтә.

Актанышбаш җирлегендә  крестьян-фермер хужалыклары эшчәнлекләрен алып бара. Әҗәкүл авылыннан Хамматуллин Рәдис 24 эре терлек асрый , шуларның 11е савым сыеры.  133842 кв.м җирен маллары өчен көтүлек итеп куллана. 14 гектар пай жирен эшкәртә. Трактор, печән чапкыч, печән жыйгыч, печәнне рулонга кысу жайланмасы, чэчкеч, сабан, печән тураткыч кебек техникалары бар. Актаныштан Гыйләҗев Рамил гаиләсе  Әҗәкүл җире болыныннан җир участогы алып, ферма төзегән. Барлык  җире 12 гектар. Узган ел 6000 баш каз үстергән  һәм  2 000 000 сум күләмендә лизинг-грант программасы буенча матди ярдәм алган. Авзалов Гаяз Әҗәкүл авылыннан 15 га җир алып, ат фермасында 29 ат үрчетә. Актанышбаш авылында казчылык фермасы эшли - “Газизянов” фермер хуҗалыгы 3600 кв.м. жирдә 145000 кош-корт  үрчетә. Елына  14400 тонна ит җитештерә.

Шәхси  хужалыкта  2018 елның 1 гыйнварына  270 эре терлек,  115 сыер, 437 сарык-кәҗә, 4 ат исәпләнгән. Бүгенге көндә  276  эре терлек, 120 сыер, 436 сарык-кәҗә, 4 ат асрала.

Ирмәш авылыннан Закиров Айрат  мини-ферма өчен 200 мең, Хәйруллин Әнсар 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алган. Айрат  - эре малны 3 башка арттырып, 8 башка, ә Әнсар  1 башка арттырып, 3  башка житкергән. Быел Чөгәнә авылыннан Шакирҗанов Рәмис әлеге программада катнашу өчен документлар жыеп тапшырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International