Актанышта Гаилә елы уңаеннан Карга боткасы бәйрәменә багышланган 1 район ачык фестиваль узды. Заманча сулыш, креатив дулкында мәдәни-спорт чаралары аша бөтен район халкын берләштерү, язгы чистарыну, җәй айларына старт бирү булды ул.
Әби-бабаларыбызның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган әлеге матур чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та катнашты.
Һәр авыл җирлеге, мәгариф учрежденияләре искиткеч итеп күргәзмәләр, боткалы, сыйлы табыннар әзерләгән иде. Бәйрәм кошлар парады белән башланып китте.