Ленар Зарипов: Туган тел — милләтнең мәдәни коды, ул безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, киләчәк буыннарга бай рухи хәзинәләребезне бөртекләп тапшырырга мөмкинлек бирә.

2024 елның 26 апреле, җомга

Актанышта Туган тел бәйрәме һәм Габдулла Тукайның тууына 138 елыгына багышланган чара узды. 

Мәдәният йорты яны паркта Тукай һәйкәле янында узган тантанада җирлегебездә иҗат итеп яткан язучы-шагыйрьләребез, мәктәп укучылары катнашты. 

Район башлыгы Ленар Зарипов барлык җыелган райондашларыбызны ихластан Туган тел көне белән тәбрикләп, аның әһәмиятен, бөеклеген ассызыклады. 

Чара барышында һәр мәктәп коллективларының чыгышлары тыңланды. Шулай ук биредә, район китапханә тарафыннан әзерләнгән, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә эшләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International