Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветеранга – Актаныштан Хәмит Раян улы Раяновка, Мари Суыксуыннан Минтимер Миндекәй улы Арслановка, Күҗәкәдән Зирдис Тимер улы Тимировка, Нурфика Абдулла кызы Абдуллинага бүген - 12 июнь көнне Татарстан бүләген –“Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.
Бүген - 12 июнь көнне Актанышта Рәсәй көненә багышлап мини-футбол буенча ярыш узды.
Хөрмәтле райондашлар!
Илебез дәүләт бәйрәмнәренең иң зурысын – Россия көнен бәйрәм итә бүген.
Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил, район позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең – Татарстан, Актаныш халкының киләчәккә ышанычы, тыныч, имин тормыш өчен бердәм хезмәте.
2019-2020 елларда, республика программасы нигезендә, районда аскы Актаныштагы Хәмит чишмәсенең каршы ягында – Иске Идел буенда бар таләпләргә туры килүче су коену урыны ясау өчен тавыш бирергә ун гына көн калды. Тавыш бирү өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) “Ачык Татарстан” халык сораштыруларына кереп, Актанышта су коену урыны булсын иде, дип тавыш бирергә кирәк.
Бүген – 11 июнь көнне, икеайлыкка нәтиҗә ясап, авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә һәр җирлектә булып, авылларның төзеклеген һәм чисталыгын карыйлар – башкарылган эшләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М., физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” бару хокукы алдылар. Команда членнары грамота, кубок һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнделәр.
Легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова әле үзе исән вакытта ук Актанышны “Татар Швейцариясе” дип әйткән. Чыннан да, Актанышны татарларның башкаласы дип атарга мөмкин. Хәтта башка төбәкләрдән күченеп килүче башка милләт кешеләре дә бер-ике елдан соң татар телендә сөйләшә башлый. Актанышта милли һәм мәдәни традицияләр сакланган. Мәсәлән, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар, ул Татарстан Республикасының иң яхшы ансамбльләре исәбендә тора. Районның һәр икенче яшәүчесе җырлый да, бии дә белә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
8 июнь көнне районкүләм ифтарда Актанышның үзәк стадионында 350 кеше бергә җәмәгать белән ахшам намазы укыды. Уразаның 24 нче көнендә авыз ачарга районыбыз авылларыннан авыл җирлеге башлыклары, имамнар, абыстайлар җыелды. Актаныш үзәгендә дин тотучы кардәшләребез дә үзәк стадионга гаиләләре белән килде. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов та ифтарда тормыш иптәше Сәрия ханым белән катнашты.
Районда 2017-2018 елгы җылыту сезоны тәмамланды һәм яңасына әзерлек эшләре башланды. Торак фонды, бюджет өлкәсе һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларын 2018-2019 елгы җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар планын төзеде. Аның нигезендә барлык эшләр 5 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Атна саен уздырылачак штаб утырышларында әлеге мәсьәләгә зур игътибар биреләчәк.