2019-2020 елларда, республика программасы нигезендә, районда аскы Актаныштагы Хәмит чишмәсенең каршы ягында – Иске Идел буенда бар таләпләргә туры килүче су коену урыны ясау өчен тавыш бирергә ун гына көн калды. Тавыш бирү өчен Дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) “Ачык Татарстан” халык сораштыруларына кереп, Актанышта су коену урыны булсын иде, дип тавыш бирергә кирәк.
Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлый. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Киләсе елда төзекләндерелә торган парклар һәм скверларны сайлау өчен республикада яшәүчеләрнең ун көн вакыты бар.
Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала. Тавыш биргәннән соң, сораштыруда катнашучы сайлаган район буенча нәтиҗәләр күренәчәк.
Тавыш бирү төзекләдерүгә ихтыяҗ булган объектны күрсәтәчәк. Акциягә 1 июльдә нәтиҗә ясалачак. 2019 елда төзекләдерү программасына кермәгән объектлар 2020-2022 еллар исемлегенә кертеләчәк.