2018-2019 елгы җылыту сезонына әзерләнүдә быел перспектив план нигезендә дә әзерлек эшләре башкарыла

2018 елның 8 июне, җомга

Районда  2017-2018 елгы җылыту сезоны  тәмамланды һәм яңасына әзерлек эшләре башланды. Торак фонды, бюджет өлкәсе һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларын 2018-2019 елгы җылыту сезонына әзерләү буенча чаралар планын  төзеде. Аның нигезендә барлык эшләр 5 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Атна  саен уздырылачак   штаб утырышларында әлеге мәсьәләгә зур игътибар биреләчәк.

Торак йортларны һәм бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүдә хезмәт күрсәтүче оешмалар белән район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 8 июнь көнне очрашып сөйләште. Социаль объектларны, хастаханәләрне, медпунктларны,  мәктәп һәм балалар бакчаларын, мәдәният йортларын, спорт корылмаларын, күпфатирлы йортларны кышкы ягулык сезонына әзерләүдә Энгель Нәвап улы: “Иң беренче чиратта, һәр объектта да су үтмәслек түбә, бинаны яхшылап җылытырлык җылылык системасы, су белән өзлексез тәэмин итү һәм канализация челтәренең тиешле дәрәҗәдә эшләве булырга тиеш”, - диде.

Төзү-төзекләндерү эшләре 5 сентябрьгә төгәлләнеп, социаль объектларга шул көннән җылылык бирү планлаштырыла. Киңәшмә барышында һәр учреждение директорының фикере тыңланды, төзекләндерү планына һәм эшләтү барышына төзәтмәләр кертү өчен фикерләр әйтелде.  Төзекләндерү эшләре быел төзекләндерү һәм перспектив план нигезендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International