Мәчеткә нигез ташын узган ел ноябрь аенда салганда авыл халкының тизрәк мәчетле булу теләге “Амин” дигән сәгатькә туры килгәндер. Авылдашларның үзара җыелган матди ярдәме, изге ниятләре, осталарның мәчет эшендә катнашып, ярдәмләшеп йөрүләре, “Чишмә” агрофирмасының булышлыгы белән Ураза гаете көнне мәчеттә тәүге азан яңгырады. Мәчет ачылу тантанасыннан соң, бар халык җәмәгать белән җомга намазы укыды.
Рамазан ае дәвамында Актанышыбызда Төркиядән килгән Коръән –хафиз Ариф Бингол кунак булды. Мәчетләрдә вәгазьләр сөйләде, Коръән, тәравих намазлары укыды. Актаныш халкының имин тормышта бәрәкәт белән яшәвен теләп догалар кылды.
Гает бәйрәме көнне Меңнәр авылында 53 нче мәчет ачылачак. Ачылу тантанасы 11 сәгатьтә башлана. 12 сәгатьтә мәчеттә җомга намазы укылачак. Дин кардәшләребезне әлеге чарада көтеп калабыз.
Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең районда да бүген – 14 июнь көнне Чишмә авылында 13 нче универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Милли бәйрәмебез Сабантуйдагы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны искә төшерү, үсеп килүче яшь буынга күрсәтү максатыннан, 5-7 июнь көннәрендә Актаныш авыл башкарма комитеты белгечләре җиз кыңгырау чыңлатып, чуклы сөлгеләр белән бизәлгән ат арбасына утырып, гармунга кушылып җырлап, җирлегебездә бүләкләр җыйнау оештырдылар.
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле игенчеләр! Кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да Актаныш муниципаль районы сабантуйларына чакырам. Кайтыгыз, килегез, бәйгеләрдә катнашып рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен, тормышыбызга ямь өстәсен!
15 июнь - Чишмә, Күҗәкә, Куян авыл җирлекләрендә сабантуй бәйрәме.
16 июнь - авыл җирлекләрендә сабантуй. Кич Актанышта 18 сәгатьтә “Актаныш басмалары” ял паркында якташлар, үзешчәннәр катнашында ретро-концерт.
17 июнь - район үзәгендә сабантуй бәйрәме.
Ачылган көннән башлап, өзлексез, мәчеттә азан тавышы яңгырый, биш вакыт намаз укыла. Моңлы азан тавышы бистәдә яшәүче бик күп кешеләрне мәчеткә китерде. Иң куанычлысы: өлкәннәр генә түгел, ә балаларның да мәчеткә йөрүләре.
“Мирас” хор коллективы 2009 елда оешты, ул 55 яшьтән 76 яшькә кадәрге 50 ветеранны берләштерә. Коллективта хатын-кызлар, ирләр һәм катнаш вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары ансамбле, ялгыз җырчылар, нәфис сүз осталары, 6 парлы бию коллективы шөгыльләнә.
Авыл җирендә ял да юк, бәйрәм дә юк. Дөрес, бик матур итеп ял итә авыл кешесе. Ләкин, шул ял вакытында да иртәдән кичкә кадәр бар мәшәкатеңне, көндәлек эшеңне башкарып өлгерергә кирәк. Авыл халкын эш белән тәэмин итеп, авылның өлкәнен дә, бала-чагасын да бердәй кайгыртып яшәүче хуҗалыкны җитәкләүче рәис төннәрен дә уяу йокы белән йоклыйдыр авылда.