Актанышлылар, сезнең барыгызны да 30 июнь-1 июль көннәрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгегә чакырабыз!
Бәйгедә катнашучылар өчен ымсындыргыч сөенечле хәбәр – гран-при яулаучыга бүләккә 100 мең сум биреләчәк!
28 июнь көнне 11-12 сәгатьләрдә Актаныш муниципаль район Советы бинасының 22 нче бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы гражданнарны кабул итә.
Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде.
Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.
Дәрәҗәле бүләкне бүген – 18 июнь көнне Чуракайдан Әхәт Суфи улы Суфиевка, Яңа Әлемнән Мирзаян Фәхретдин улы Фәхретдиновка, Югары Яхшыйдан Гомәр Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга, Актаныштан Хәмит Сәлах улы Мәүлетовка район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тапшырды.
Теләкәй авылы сабантуена быел Магнитогорск шәһәреннән - Халыклар дуслыгы бердәмлеге йортыннан милләттәшләребез - туристлар кунакка килде.
Пучы җирлегендә “Әнәк” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре аралашып, ярдәмләшеп эшли. Җирлектәге бәйрәмнәрне дә бергәләп матур итеп, авыл халкы белән бергә үткәрә алар.
16 июндә Пучы җирлегендә узган сабантуйда да ике хуҗалыкның да уңганнары бүләкләнде.
Сабантуйда кинәнеп ял итү – ул үзеңнең булдыклыгыңны, аерым бер спорт төрендә үзеңә тиңнәр юклыкны күрсәтү. Актаныш сабантуенда җитезләргә дә, көчлеләргә дә, елгырлык, тапкырлык белән үзләрен күрсәтергә теләүчеләргә дә ярышларның җаның һәм күңелен теләгәнен сайлап алырга була иде.
“Халкым хәзинәсе” авылдашлар җыенының дәвамы булып, һәр җирлекнең олуг шәхесләре – күренекле якташлар сабантуйның мәртәбәле кунаклары булып, бизәлгән җигүле атларда мәйданга хөрмәтләп чакырылдылар. Җигүле атлардан соң, районның төрле тармакларында хезмәт куючы алдынгылар һөнәри киемнәрдән, махсуслаштырылган транспортларда мәйдан халкын сәламләде.
17 июнь көнне район сабантуена килүче һәркемне татар йорты каршы алды. Кош-корты, мал-туары булган утары да бар иде аның. Борынгыдан ук татар өенең күрке саналган олы мичтә таба чыҗлады – коймак пеште. Шунда ук татар ашларыннан кунаклар өчен табын корылган иде. Күчтәнәчкә алып китү өчен ачыга пешкән ипидән алып, затлы сый – бәлешкә кадәр бар иде.
Елга уртасындагы мәһабәт фонтанга, югары зәвык белән эшләнгән басма-күпергә сокланып, киләсе еллардан ук Сөн буе сабантуеның даны еракларга тараласына инанасың. Күрше-тирә төбәкләрнең иң затлы сабантуена әйләнергә охшап тора Сөн буе сабантуе.