Сабантуйда һәркем олы кунак – тәпи баскан бәбие дә, гыйлемгә омтылучы яшь-җилкенчәк тә, хезмәтләре белән районны данлаучы алдынгылар да, дәүләт эшлеклеләре дә

2018 елның 17 июне, якшәмбе

Район җитәкчесе   Энгель Нәвап улы Фәттахов сабантуйга килүче райондашларны, кунакларны бәйрәм белән котлап, актанышлыларның һәр өлкәдә ирешкән уңышлары белән таныштырды.

Казаннан килгән мәртәбәле кунак -  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов   Татарстан  Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның актанышлыларга  котлау сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.

Сабантуй әләмен  кыр батыры - "Башак" хуҗалыгыннан  Марат Хәйретдинов һәм татарча көрәш   батыры Раббани Нургалиев күтәрде.

“Халкым хәзинәсе” авылдашлар җыенының дәвамы булып, һәр җирлекнең олуг шәхесләре – күренекле якташлар сабантуйның мәртәбәле кунаклары булып, бизәлгән җигүле атларда мәйданга хөрмәтләп чакырылдылар. Җигүле атлардан соң, районның төрле тармакларында хезмәт куючы алдынгылар һөнәри киемнәрдән, махсуслаштырылган транспортларда мәйдан халкын сәламләде.

Кыр батырларын, һәр өлкәнең алдынгы хезмәтчәннәрен район җитәкчесе Энгель  Нәвап улы сәламләде. Үз һөнәрләренең осталарына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Кыр батырлары, алдынгы терлекчеләр, хезмәтләрендә нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар хөрмәтләнде. Актанышны төзекләндерү һәм яшелләндерү бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International