Актаныш сабантуйлары быел Сөн буеннан башланды

2018 елның 15 июне, җомга

Сөн буе сабантуе ямьле Сөн елгасы буендагы үзәнлектә беренче тапкыр узды быел. Бер як яры - Татарстан, икенче як яры  Башкортстан республикаларыныкы булган елганы актанышлылар аеруча ярата. Табигатьнең иң ямьле урынында урнашкан ул. Суы да, урманы да, болынлыгы да – һәммәсе белән дә үзенә тартып тора Сөн буе. Елга уртасындагы мәһабәт фонтанга, югары зәвык белән эшләнгән басма-күпергә сокланып, киләсе еллардан  ук Сөн буе сабантуеның даны еракларга тараласына инанасың. Күрше-тирә  төбәкләрнең иң затлы сабантуена әйләнергә охшап тора Сөн буе сабантуе.

Быел да соклангыч матур узды ул. Алма төшәр урын да юк иде. Бала-чага рәхәтләнеп мәйдан уртасында ук уйнап кинәнде. Өлкән апа-абыйлар да яшьлек хатирәләрен үзенә сыендырган Сөн буена мәйдан карарга килеп, уеннарны да күзәтте, җыр-биюләрне дә тамаша кылды, яраткан артистлары Ришат Төхбәтуллин концертын да карап күңелләрен хушландырдылар.

“Чишмә” агрофирмасы үзенең хезмәтчәннәренә шул рәвешле бүләк ясады. Кыр батырларын да, хезмәт алдынгыларын да хөрмәтләде. Алдынгы механизаторлар Мансур Хәмзин, Әнис Әхнәпов, Рузил Садриев, Рамил Локманов, шофер Илсур Хәмзин, амбар мөдире Фәнил Идрисов, терлекчелектә хезмәт куючы алдынгылар – савымчы Алия Галиева, Илсур Галимҗанов, Рәмис Шәйхразыевка  район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүләкләр тапшырды. Сабантуйның тагын бер олуг кунагы – Актаныш белән һәрвакыт элемтәдә яшәүче  Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны да 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлап, Энгель Нәвап улы актанышлыларның хөрмәтен белдереп, кыйммәтле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International