Сабантуйлар мөбәрәк булсын!

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Кайткан кунаклар! Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез - Сабантуй белән тәбрик итәм.

Сабантуйны һәрберебез көтеп ала.  Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа ел буе әзерләнә. Иң халыкчан бәйрәм ул - безнең сабантуебыз. Быелгы һава торышы күңелләргә җылылык өсти. Яңгыры да вакытында ява, һава торышы да кулай игенчелек өчен. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Көтеп алган бәйрәмнәрдә һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алсын, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән танышып, ел буена җитәрлек көч-куәт тапсын!

Сабантуйда халкыбыз үзенең хезмәт батырларын барлый, тынычлыкны гәүдәләндергән спорт уеннарында катнашып, үз көчен сыный, дуслык, бердәмлек җиңә бәйрәмдә. Сабантуй мәйданы үзенең кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш, ат чабышлары белән үзенә җәлеп итәчәк быел да. Анда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар, уеннар бер-берсе белән үрелеп барачак.

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле игенчеләр! Кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да Актаныш муниципаль районы сабантуйларына  чакырам. Кайтыгыз, килегез, бәйгеләрдә катнашып рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен, тормышыбызга ямь өстәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International