Гает көнне Сөн буенда тәүге азан яңгырады - Меңнәр авылында "Ихлас" мәчете районда 53 нче мәчет булып ачылды

2018 елның 15 июне, җомга

Бүген яңа мәчет балкый

Безнең алдыбызда.

Терәк булсын иде безгә

Авыр чагыбызда.

Нурлар чәчеп торсын иде

Тирә-ягыбызга.

Иман нурлары иңдерсен

Иде аңыбызга.

Мәчет белән күңелләр дә

Күтәрелер күккә.

Күккә ашкан күңелләр ул

Изгерәктер күпкә.

Иман нуры иңәр безгә –

Аны күпләр татыр.

Бу юлы ул безнең җанга

Гомерлеккә кайтыр!

Бу шигырьне мин, инанып,

Чын күңелдән язам...

Үзебезнең Сөн буенда

Яңгырый бит азан!

Сөн буеның асыл егете, хөрмәтле кунагыбыз - Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бүген – 15 июнь көнне Меңнәр авылында Ихлас мәчете ачылу тантанасында укыды әлеге шигырен.

Мәчеткә нигез ташын узган ел ноябрь аенда салганда авыл халкының тизрәк мәчетле булу теләге “Амин” дигән сәгатькә туры килгәндер. Авылдашларның үзара җыелган матди   ярдәме, изге ниятләре, осталарның мәчет эшендә катнашып, ярдәмләшеп йөрүләре, “Чишмә” агрофирмасының булышлыгы белән Ураза гаете көнне мәчеттә тәүге азан яңгырады. Мәчет ачылу тантанасыннан соң, бар халык җәмәгать белән җомга намазы укыды.

-Меңнәр – борынгы авыл. Халкы да укымышлы, гыйлемле аның. Без бала вакытта авылның зыялы, укымышлы мулласы Мортаза карт ак сакаллы, мәһабәт карт булып күңелгә кереп калган. Мәчет төзелешендә катнашучы оста Сәлимҗан Сабирҗан улына, “Чишмә” агрофирмасына авыл халкы һәм үземнең исемнән зур рәхмәтемне белдерәм. Мәчет халыкка хезмәт итсен. Олысы-кечесе мәчеткә укырга йөрсен. Безнең байлыгыбыз – ул белемле, укымышлы, иманлы һәм әхлаклы балаларыбыз. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, игелекләр кылып, гыйлем алып, матур эшләребез белән сөендереп яшик, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов мәчет ачылу тантанасында катнашып.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International