Бирнә җыю – борынгыдан килгән йола, сабантуйны башлап җибәрә ул

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Милли бәйрәмебез Сабантуйдагы  гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны искә төшерү, үсеп килүче яшь буынга күрсәтү максатыннан, 5-7 июнь көннәрендә Актаныш авыл башкарма комитеты белгечләре җиз кыңгырау чыңлатып, чуклы сөлгеләр белән  бизәлгән ат арбасына утырып, гармунга кушылып җырлап, җирлегебездә бүләкләр җыйнау оештырдылар. Мөмкинлекләреннән чыгып, авылдашлар мәйданда ярышларда катнашучыларга, сабантуй батырларына бирү өчен  бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International