Акча, алтын, валюта – хуҗалык җитәкчесе булу җиңелме?

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Авыл җирендә ял да юк, бәйрәм дә юк. Дөрес, бик матур итеп ял итә авыл кешесе. Ләкин, шул ял вакытында да иртәдән кичкә кадәр бар мәшәкатеңне, көндәлек эшеңне башкарып өлгерергә кирәк. Авыл халкын эш белән тәэмин итеп, авылның өлкәнен дә, бала-чагасын да бердәй кайгыртып яшәүче хуҗалыкны җитәкләүче рәис төннәрен дә уяу йокы белән йоклыйдыр авылда.

Игенчелеген дә, терлекчелеген дә акча кереме ягыннан бер-берсен тартып барырлык итеп алып барасы. Аннан соң, язгы чор игенчелектә чәчү мәшәкатьләре белән бер киеренкелектә тотса, терлекчелектә малларны җәйләүләргә күчерү, икенче яктан, киеренке. Шул ике куянның койрыгын тотып, хуҗалык хезмәтчәннәрен , яшен-картын эшкә җәлеп итеп эш оештыру һәр минутны дөрес итеп бүлә белүне сорый. Авыл хуҗалыгы ул шундый тармак – инде бөтенесен көйләп, җайлап бетердем дигәннән соң да кырык төрле мәшәкать килеп чыгып кына тора. Игеннәрен дә яшь баладай тәрбияләргә кирәк. Терлекчелектә дә тере җан ияләре. Торагын төзекләндереп, терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләп, терлекче-савымчылар белән аңлашып эшне оештырганнан соң да һәр терлеккә аерым игътибар кирәк. Чак кына дилбегәне йомшартып иркенәйдеңме, эшне үз агымына җибәрдеңме – малы да чирләп китә, үлем-китеме дә килеп чыга. Үз эшен төгәл башкарып, үсенеп эшләп йөрүче терлекче белән дә сүзгә киләсе килми. Боларның һәммәсе өстенә бит әле җитештергән икмәгеңне, сөтеңне, итеңне, әйдә, алабыз, дип торучы да юк. Булганы да арзанга алу ягын карый. Җитештергән продукцияңне сыйфатлы итеп әзерләп, үзеңнең таләбеңне куеп  сата белеп сатарга да кирәк.

Базар да үз таләпләрен куя – бәяләр уйнап кына тора. Ил белән ил арасындагы сәясәт санкцияләр аша да тез астына суга. Инде тәүлегенә 25 сәгать эшлим дигәндә дә конкуренция  тынычланырга мөмкинлек бирми. Көн дә алга барырга, яңалык кертергә, ул яңалыкның хуҗалыкта үз урынын табуына ирешергә, эзләнергә кирәк. Һәм боларның һәммәсе дә хезмәт кешесе, халык алдына чыкмый, күренми торган эчке киеренкелек. Тыныч йөзеңне күреп, ышанычлы адымнарыңны бәяләп, еллар дәвамында яуланган хөрмәт-дәрәҗәңне санлап  эндәшкәне,  киңәшләшкәне бар дөньяда, бу председатель-җитәкченең бер эше дә юк, акча туздырып рәхәттә яши,  дип, аш белән атканга таш белән атучысы да бар. Рәхмәтле була белү ул тәрбияле кешедә генә була. Ә тәрбияне аны күзәтүчәнлек, булдыклылык, тормыш тәҗрибәсе аша бөртекләп җыясың, алтыннан да кыйммәт йөри ул. Һәм менә шул тәрбия, дәрәҗә, хөрмәт кичектергесез җитди проблемаларны хәл иткәндә дә, чишелеш табып булмый торган мизгелләрдә дә, була, дигән җавап алуда бәһасез валюта.

Актаныш басуларындагы уҗымнарның тишелешен карарга килгәч, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов   район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре белән аралашты.  Актанышта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа алымнарны кулланып нәтиҗәле эшләү буенча ачыктан-ачык сөйләштеләр алар. Марат Әхмәтов та Актаныш җитәкчеләренең мөмкинлекләрен белә, һәр кайсының үз дәрәҗәсе, лаеклы исеме бар. Менә шунлыктан, республика Актаныш районына зур ышаныч баглый. Республика районнары арасында Актаныш һәр өлкә буенча да алдынгылар исәбендә. Ә инде алдынгы, әйдәп баручы эшлекле җитәкчеләр белән республика югарылыгында үзәккә үткән четерекле мәсьәләләр хәл ителә. Ышанычны һәркем үз хуҗалыгы мисалында эшләп аклый. Ышанычны аклау иң авыры тормышта, җитәкчелек эшендә бигрәк тә. Чәч тә агара, йөрәк тә бетә.

Бергәләп район камытын тартуда җитәкчеләрнең һәр өлкә буенча да үткәрелүче айлык киңәшмәләрендә бар борчуларны уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшүләре аеруча да мөһим. Авыл хуҗалыгы тармагында ул җыелыш “24 форма” исеме белән үтә. Аның май аена йомгак ясаганы бүген – 13 июнь көнне “Агыйдел” ансамбле бинасында үтте. Хуҗалык җитәкчеләре, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, ферма мөдирләре район җитәкчесе Энгель Нәвап улы белән һәр хуҗалыктагы эш барышын инәсеннән-җебенә кадәр сүтеп, һәр санның төбенә төшеп сөйләштеләр.  Хезмәтчәннәр дә, белгечләр дә хуҗалыкларда үз эшләрен белә, ләкин шулай булса да, эшеңне бер-бер артлы, өзлексез, җиренә җиткереп оештырып алып баруда оешканлык, эш тизлеге, бөртекчәнлек җитеп бетми. Бер урында өзеклек килеп тудымы, шуннан берсе өстенә берсе өелеп, артка тәгәрәп тә китәсең. Ә инде ул үсеш темпын кире куып тоту, ай-һай, арка җелеген киеренке сыный. Халыкта тиккә генә, җилкәсе сыек, дигән сүзтезмә кулланылмый. Җитәкченең ышанычлы, ныклы, терәк булырдай булуы, җитез уйлавы, тәвәккәл һәм хәлиткеч булуы мондый очракларда ситуацияне тотып тору мөмкинлеге бирә.

-Һәр хуҗалык җитәкчесе  – бизнесмен ул. Авыл хуҗалыгы тармагы – олы бер бизнес, - дип, районнарда эшләүче хуҗалык җитәкчеләренә бәя бирде узган атнада республика район җитәкчеләре белән берлектә узучы видеокиңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. – Без – республика халкына  эш урыннары, уңайлы шартлар, кешеләрнең яхшы яшәве өчен мөмкинлекләр тудыручы җитәкчеләр. Сезнең борчулы мәсьәләләрне, килеп туган кимчелекләрне читтән килеп берәү дә үзгәртмәячәк. Фәкать, үзегез генә ситуацияне көйли аласыз. Һәр эшкә тирән анализ ясап, системалы эшләү кирәк. Йә эш тәртибен белмисез үзегез дә, йә эш барышы белән кызыксынып, җитештерү барышын тәртипкә салмыйсыз. Авыл хуҗалыгы ул – көндәлек хезмәт. Бизнес ул. Кеше белән аңлашып эшли белү кирәк. Үз эшләрен эшли белүче, җаваплы кешеләрне сайлагыз, шулар белән аңлашып эшләгез. Чөнки бөтен җирдә дә бер үк шартлар. Максатчан системалы эш кенә кирәк.

24 форма киңәшмәсе -  Актаныштагы системалы эшнең төбенә төшеп, борчыган мәсьәләләрне ачыклау, сыек, йомшак урыннарны бетерү, җитешмәгәнне төзәтү мәйданчыгы ул. Проблема килеп туа икән, хезмәтчәннәр  йә сансыз, йә эш рәтен белми, яисә җитәкче үзе йомшак. Беренче очракта катгый таләп итү, күзәтчелек кирәк булса, эш тәртибен белмәүчеләрне укыту, аңлату, аннан соң таләп итеп эшләттерү сорала. Районның терлекчелек тармагын үсешкә эшләтүдә билгеләнгән бурыч-максатлар бар. Баш саннарын  арттыру бара хуҗалыкларда. Баш санын арттырып та, малга сәламәт көе үсәргә, аннан яхшы үрчем һәм үсеш бирергә мөмкинлек тудырылмый икән, юкка вакыт әрәм итеп мал җәфалауның бер файдасы да юк. Район җитәкчесе Энгель Фәттахов  терлекчелектәге һәр юнәлешне ел башыннан һәм май ае күрсәткечләренә нигезләнеп анализлады. Терлекләрнең баш саннары үсеше,  үрчем, үсеш бирү, терлек үлеме очраклары, терлекләрнең сәламәтлеге, терлек азыгы сыйфаты, акча кереме, сөт һәм ит җитештерү буенча  һәр хуҗалык мисалында нәтиҗә ясалды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International