15 июнь – Ураза гаете!

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Көтеп алган мөкатдәс Рамазан гаете якынлашты. Рамазан-шәриф – рәхмәт, мәгъфирәт, сабырлык, изгелекләр, ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә торган ай булды. Рамазан гаете 15 июнь - җомга көнне районыбызның һәр мәчетендә иртәнге 6 сәгатьтә вәгазь белән башлана. 7 сәгатьтә гает намазы укыла. Намазга хәтле фитыр сәдакаларыбызны биреп бетерү кирәк. Быел фитырның күләме бер кешегә, мөмкинлегенә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр күләмдә. Тота алмаган һәр ураза көне өчен уразаның фидиясе 200 сум. Аллаһ Тәгалә ошбу айда тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән хәер-сәдакаларыбызны кабул кылсын.

Гает бәйрәме көнне Меңнәр авылында 53 нче мәчет ачылачак. Ачылу тантанасы 11 сәгатьтә башлана. 12 сәгатьтә мәчеттә җомга намазы укылачак. Дин кардәшләребезне әлеге чарада көтеп калабыз.

Ураза гаете мөбәрәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International