15 июнь - Чишмә, Күҗәкә, Куян авыл җирлекләрендә сабантуй бәйрәме.
16 июнь - авыл җирлекләрендә сабантуй. Кич Актанышта 18 сәгатьтә “Актаныш басмалары” ял паркында якташлар, үзешчәннәр катнашында ретро-концерт.
17 июнь - район үзәгендә сабантуй бәйрәме.
Актаныш сабантуе программасы
10:00-10:40
Сабантуй бәйрәмен ачу. Театральләштерелгән бәйрәм тамашасы. Хезмәт алдынгыларының, кыр батырларының, көрәш батырларының, җигелгән атларның һәм бизәлгән машиналарның мәйданга чыгуы. Интерактив уеннар. Балалар өчен махсус кече сабантуй. Күргәзмәләр.
10:40-10:50
Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның котлавы.
10:50
Алдынгыларны котлау, бүләкләү.
11:10-15:00
Бәйрәм концерты.
9:00-14:30
Спорт ярышлары, күмәк уеннар, бәйгеләр.
12:00 -15:00
Атлар чабышы.
13.00
“Халкым хәзинәсе” авыл җыены фестиваль-конкурсының икенче этабы: күргәзмә-чыгышларны карау.
13.00
Автоузыш.
Спорт төрләре
9:00
Пляж волейболы: ирләр, хатын-кызлар.
11:10
Милли көрәш.
11:00
Гер күтәрү.
11:00
Волейбол. Ир-атлар. Хатын-кызлар.
11:00
Шахмат.
11:30
Озынлыкка, биеклеккә сикерү.
11:30
Чүлмәк вату.
12:00
Йөгерү.
12:00
Капчык белән сугышу.
12:00
Атлар чабышы.
12:00
Утын кисү.
12:30
Кул көрәштерү.
12:30
Йомыркалы кашык кабып йөгерү.
13:00
Авыш баганага менү.
13:00
Чиләк белән су ташу.
13:00
Ласта киеп йөгерү.
13:00
Әтәчле баганага менү.
13:00
Иң көчле кешене билгеләү.
13:30
Муенга аркан киеп тартышу.
13:30
Капчык киеп йөгерү.
13:30
Ваннадан балык тоту.
13:30
Җилем тарту.