Бүген - 6 июнь көнне Актаныш игенчеләре республика алдында имтихан тотты - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы районыбызда эшлекле сәфәрдә булды. Марат Готыф улы үз янына район җитәкчесе Энгель Нәвап улын вертолетка утыртып, район хуҗалыклары басуларында уҗымнарның тишелешен һәм үсүен кош биеклегеннән карады.
Югарыдан күренгән, мул уӊыш вәгъдә иткән уҗымнарны күзәткәннән соң, премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары белән очрашты. Актаныш басуларында үскән бөртекле һәм терлек азыгы культуралары күргәзмәлеген карады. Министр актанышлыларның язгы чәчүне уңышлы төгәлләвенә югары бәя бирде, уҗымнарның тишелеше, басуларның торышына буенча анализ ясады һәм быел ашлык базарында вәзгыятьнең товар җитештерүчеләр өчен уңайрак булачагы турында белдерде.
- Тулаем алганда, быел ашлыкны сатып алу бәяләре югарырак булыр һәм ихтыяҗ да булыр, дип көтәбез, - диде Марат Готыф улы.
Министр, шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә күрсәтелгән ярдәмнәр белән таныштырды. Һәр хуҗалык буенча да башкарылган эшләр белән кызыксынды, алдынгы технологияләрне кулланганда сыналганнарына һәм үз-үзен аклап табыш кертә торганнарына алынырга киңәш итте.
- Сөтне сатып алу бәяләренең дә түбән булуы борчый, әлбәттә. Хөкүмәт тарафыннан сыер башына бирелә торган субсидия сөткә бәяне бераз тигезләштерергә мөмкинлек бирде, – вәзгыять гел шулай тормас, сатып алу бәясе дә үсәр инде ул,- диде министр.
Быел язның соңарып килүе сәбәпле, кыр эшләренә соңгарак калып керештек. Әмма бүген барысы да билгеләнгән план буенча бара.
Авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүендә агрофирмаларның, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, хуҗалыкларның, фермерларның, шәхси хуҗалыкларның райондагы эшчәнлеге, проблемалары белән танышканнан соң, сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашкан хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты.
Марат Әхмәтов район күрсәткечләрен республиканыкы белән чагыштырып анализлады, игенчелектә, терлекчелектә район уңышларына тукталып, тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешүдә җитәкчеләргә үтемле киңәшләрен бирде.