Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә бар мөмкинлекне файдалану буенча күрсәтмә киңәшмә-уку 19 май көнне узган иде. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Әсрар улы Харисов белән район хуҗалыклары рәисләре “Таң” хуҗалыгының Иске Җияш фермасында булып, терлекчелектәге алдынгы технологияләрне, нәселле терлекләрне тәрбияләү үзенчәлекләрен, “Таң” хуҗалыгы басуларындагы уҗымнарның торышын карадылар. “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш район бүлекчәсе башлыгы Әфка Әбелгас улы Сәрваров бөртекле һәм терлек азыгы культуралар уҗымнарының быелгы язда үсү темплары, зарури агротехник чаралар белән таныштырды. Җитәкчеләр “Әнәк” агрофирмасы басуларындагы терлек азыгы культураларының үсүе, куелыгы һәм биеклеге белән танышканнан соң, районда алдагы кыш өчен терлекләргә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү буенча эшлекле сөйләшү булды.
Быел язның үзенчәлекле килүе нәтиҗәсендә, терлек азыгы әзерләү соңга калып башлана. 30 май көнне хуҗалыкларның терлек азыгы техникасының әзерлеге карап чыгылды. Ургыч, төягеч комбайннары, печән кыскыч, масса ташу өчен КамАЗ машиналарының әзерлеге каралды. “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Башак”, “Таң”, “Наратлы” хуҗалыкларындагы әзерлек уңай яктан бәяләнде.
Терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланганчы силос, сенаж базларын да тәртипләп бетерү бурычы куелды.
Район хакимиятендә авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов печәнгә һәм сенаж салуга район хуҗалыкларының әзерлеге белән таныштырды бүген. Район җитәкчесе Энгель Фәттахов Актанышның республика районнары арасында терлек азыгы культураларының үсеше буенча алдынгы урында булуын әйтеп, печән һәм сенаж әзерләүдә республика җитәкчеләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә Актаныштагы лабораториянең узган елгы терлек азыгы әзерләү барышындагы һәм бүгенге көндә хуҗалыкларда сакланган терлек азыгының сакланышы буенча анализларын карап, быел терлек азыгы әзерләүдә печәннең һәм сенажның сыйфатына аеруча да игътибар бирү кирәклеген искәртте.