Актаныш авылларында вокал, фольклор ансамбльләр, театр коллективлары, ветераннар хоры һәм ветераннарның бию коллективы имтихан тапшыра

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Бүген – 4 июнь көнне Актаныш мәртәбәле кунаклар кабул итте. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Авторларны яклау оешмасының идарә рәисе, Фатыйх Хөсни, Туфан Миңнуллин, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты, актер, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Рәсәй һәм Татарстан композиторлары берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы каршындагы фәнни-методик үзәкнең фәнни хезмәткәре Риф Гатауллин; хореограф-сәхнәгә куючы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрнең лауреаты, республика традицион мәдәниятләрне үстерү үзәгендә  баш белгеч Лилия Яфарова; Татарстан Республикасы милли мәдәниятне үстерү үзәгенең театр иҗаты буенча баш белгече – “Идел-йорт” төбәкара үзешчән театраль коллективлар бәйгесенең кураторы Рифат Миндубаев районның һәвәскәр сәнгатькәрләреннән иҗади имтихан алу өчен ике көнлек эшлекле сәфәргә килделәр.

Район ветераннар оешмасының “Мирас” ветераннар хор коллективы, Яңа Әлем, Иске Байсар, Теләкәй театр коллективлары, Иске Кормаш мәдәният йортының “Хәзинә” ветераннар бию коллективы, Татар Суыксуы җирлегенең “Асыльяр”, Иске Айманның “Асылташ”  фольклор коллективлары  - “Халык үзешчән коллективы”, район сәнгать мәктәбенең “Умырзая” вокаль ансамбле  (җитәкчесе Резеда Хаҗиева)   “Үрнәк үзешчән  коллектив” исеме алу өчен мәртәбәле жюри каршында имтихан тота.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында район ветераннар оешмасының “Мирас” ветераннар хоры һәм район сәнгать мәктәбенең “Умырзая” ансамбленең чыгышларын караганнан соң, хөрмәтле кунакларыбыз бүген Яңа Әлем авылына юл тотты. Анда алар Яңа Әлем театр коллективы үзешчәннәре сәхнәләштергән Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясен карады. Иске Байсар театр коллективы үз җирлекләрендә Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” спектаклен сәхнәгә куеп сынау үтте. Иске Айман фольклор коллективы “Айман сөлгесе” кичке уены белән кунакларны каршы алды.

ТР Мәдәният министрлыгыннан килгән мөхтәрәм жюри иртәгә – 5 июнь көнне үз эшчәнлеген Теләкәй мәдәният йортында башлый. Теләкәй театр коллективы Данил Салиховның “Хатын түгел, аҗдаһа” комедиясе белән имтихан тота. Татар Суыксуы фольклор коллективы “Балага исем кушу” йоласы аша үз осталыкларын күрсәтәчәк. Ә Иске Кормашның “Хәзинә” ветераннар бию коллективы авыл мәдәният йортында Казан кунаклары һәм авыл халкы өчен концерт куячак.

 

Татарстан Мәдәният министрлыгыннан килгән  белгечләр көн дәвамында актанышлыларның мәдәни казанышлары  белән танышып, коллективларның башкару осталыгына, репертуар сайлауга, сәхнә костюмнарына  югары бәя бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International