1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

2018 елның 1 июне, җомга

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне!  Иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда планлаштырылган чаралар, көн салкын булу сәбәпле, кичектерелде.  

Бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Әти-әниләр, балаларыбыз белән һәрвакыт горурланыйк, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшик. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын.

Балаларыбыз – безнең киләчәгебез! Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар  башланды. Җәй айларын истә калырлык, кызыклы һәм иң мөһиме - файдалы итеп үткәрик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International