Хәрби җыенда җиңүчеләргә район хәрби комиссариатының Мактау кәгазе тапшырылды

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 май көнне хәрби җыен барышында  хәрбиләштерелгән ярышларга нәтиҗә ясалды: Актанышның 1 нче мәктәбе – беренче, кадет-интернат мәктәп – икенче, Татар Суыксуы мәктәбе өченче урын яулады. Берничә төр ярышларда беренче урын яулаучы – югары хәрби һәм физик әзерлек  күрсәткән ун укучы район хәрби комиссариатының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, районның мобилизация җитәкчесе Нәсим Заһретдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов  хәрби-патриотик юнәлештәге эшчәнлек, максатчан шөгыльләнү өчен кирәкле күнекмәләр, республикадагы хәрби юнәлештәге уку йортлары белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International