Актанышта җәйге хезмәт һәм сәламәтләндерү лагерьларында балалар ялы башланды

2018 елның 1 июне, җомга

Районда балалар җәйге каникуллар вакытында 18 мәктәп яны һәм 15 хезмәт һәм сәламәтләндерү, “Бүләк” ял-сәламәтләндерү, палаткада яшәү шартларында 1 лагерьда ял итә алачаклар.

29 майда “Патриот” лагере 54 укучыны үзенә кабул итте. Лагерь ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашты.

Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруда ял һәм сәламәтлек лагерьлары эшчәнлеге мөһим урын алып тора. Мәктәпләрдә укучы балаларның җәйге ял вакытында кайсы лагерьларда ял итү теләкләре алдан ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева җитәкчелегендә өйрәнелде. Балаларның  ялын уңайлы шартларда һәм хәвеф-хәтәрсез оештыру өчен алдан ук төзәтү, төзекләндерү эшләре башкарылды. Лагерьлардагы әзерлек барышын район җитәкчесе Энгель Нәвап улы шәхсән үзе күзәтчелектә тотты. МЧС, полиция хезмәткәрләре, санитария табиблары лагерьлардагы куркынычсызлык һәм иминлек торышы буенча җентекле тикшерүләр үткәреп, кимчелекләр үз вакытында төзәтелде.

Республикада җәйге лагерьларның 1 июньгә  әзерлек торышы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә анализ ясалды, Актаныш районындагы әзерлек уңай яктан бәяләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International